Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Үтәмеш авылында июльдә бәби чәйләре еш булган

Иске Үтәмеш авыл җирлеге июль аенда бәбиләргә тәмам баеган. Ринат һәм Ләйсән Вилдановларның куллары җиңел булды, диләр авыл җирлеге Советында.

Аларның - апрель аенда Иске Үтәмеш авылында быел туган тәүге балалары - уллары Рәзилдән соң, Альберт һәм Алия Баһаветдиновларның июльдә беренче сабыйлары Алмаз дөньяга килгән. Тимур һәм Эльвира Сәетмиметовларның Зәринәсе, Эльвира Каирова һәм Дамир Биккининнарның Камиләсе дә - “июль кызлары”. Югары Чегодайда Николай Филиппов һәм Анастасия Шляхтина да уллары Артемны июль аенда алып кайтканнар.

Иске Үтәмеш авыл җирлегенә кергән Урманасты Үтәмеш, Иске Сережкино авылларында исә, кызганыч, быел бер генә “бәби чәе” дә булмаган.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев