Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Элмәледә яшәүче яшь гаилә яңа йорт өлгерткән

Иске Элмәлегә Уралдан, Артемовск шәһәреннән күчеп кайткан Наталья Михляева авыл тормышына тәмам ияләшкән, моннан каядыр китәсе дә килми.

- Әниемнең туган ягына 22 ел элек күчендек, - ди Наталья Андреевна. – Монда кияүгә чыктым, ирем Сергей бик ипле, ярдәмчел кеше. Авыл тормышының нечкәлекләрен дә ул төшендерде. Ике бала үстерәбез. Алар эшкә ярый башладылар.

Яшь гаилә үзләре салган яңа йортта яши.

- Аны ашыкмыйча,  бик озак төзедек. Барын да исәпләп эшкә тотыну яхшы, - ди гаилә башлыгы Сергей Иванович. – Соңрак искә төшкәнне, нәрсәнедер үзгәртеп ясау мәшәкатьле. Дөрес, яңа йортта инде берничә ел торсак та, төзелеш бетми әле. Менә нигезне тышлыйсы, җылытасы, матурлыйсы бар.

Михляевларның җыйнак кына, стеналары газобетоннан күтәрелгән, җылыткыч материалдан соң тимер сайдинг белән тышланган өйләрен туганнары, дуслары булышлыгы белән өлгерткәннәр. Барын да үзләре эшләп тапкан акчага башкарганнар.

Өй яхшы, сөтле сыер кирәк

Бүген Михляевлар бер авылда сыер белешеп кайтканнар. Юллары уңган төсле, бәясен төгәл белешәсе генә калган.

- Безнең абзарда өч сыер бар, - ди Сергей Михляев. – Тик берсенең сөте аз, аның урынына, кыйммәт булса да, яңа сыер алырга ниятләдек. Сөтле сыердан файда күбрәк бит. Менә без җәйге вакытта көнгә уртача 30-40 килограмм сөт саттык. Ай, ел буена шактый җыела, тере акча алабыз бит. Өч бозау да асрыйбыз, үрдәкләр, тавыклар да үстерәбез.

Азык ягыннан проблема юк аларда. Ике хуҗалыкка 30 гектар мәйдандагы үз участокларыннан үлән чабып алганнар, фуражга бөртек тә суктырганнар. 200 төргәк печән, 60 төргәк салам кышны иркен чыгарга җитәчәк. Берничә участокта чөгендер, кабак өлгергән. Азык үстерү, җыю, ташу проблема түгел, үз тракторларын кабызалар. Сыерларын электркөтүче саклый.

- Сыер саву аппараты искерде, бәлки районнан яңа аппарат бирерләр дип өметләнәбез, - диде Наталья Андреевна. – Абзарларыбыз яхшы, ә менә нәселле сыерлар алырга субсидия комачауламас иде.

Бүген көн җиләсрәк. Шуннан файдаланып, Михляевлар йорт тирәләрен җыештырырга җыеналар иде. Мал асраучы хуҗалыкта барын да гел чиста тоту кыенрак. Алай да чүп-чарны озак яткырмыйлар, әле өй каршындагы бакчаларын аллы-гөлле чәчәкләр үстереп тә бизиләр.

- Өй мәшәкатьләре күбрәк хатын җилкәсендә инде, ул хуҗа, - дип Натальясын мактап куйды Сергей Иванович. – Мин бит бер ай гына монда, бер ай – Себердә, кайтып-китеп йөрим, эш шундый. Шөкер, күршеләр әйбәт, гомумән, безнең Иске Элмәледә бар да туганнар кебек, дус, ярдәмләшеп яшибез.

Кадыйр Гомәров фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев