Иске Элмәледә 2022 елда алты бала туган
Безнең районда

Иске Элмәледә 2022 елда алты бала туган

Иске Элмәле авылында былтыр алты йортка сабый алып кайтканнар.

Авыл җирлеге Советы мәгълүматларыннан күренгәнчә, аларда мәктәпкәчә яшьтәге 33 бала теркәлгән, балалар бакчасында 19 сабый тәрбияләнә.

Авылның иң бәләкәй кешесе – Игорь Степанов 29 ноябрьдә туган. Артем һәм Раиса ике яшьлек кызлары Эмелиягә иптәшкә энекәш алып кайтканнар.

Марат Гомәров фотосы

 

 

 


Нет комментариев