Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Хәтер һәм кайгы көне

1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Бу көннән соң 71 ел вакыт үткән. Шул уңайдан район үзәгендәге азатлык сугышчысы һәйкәле янында митинг оештырылды. Безнең районнан бу канкойгыч сугышка 19852 кеше китә, шуларның 8534се яу кырында ятып кала. Митингка җыелган халык аларны бер минутлык тынлык белән искә алды. -Бөек...

1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Бу көннән соң 71 ел вакыт үткән. Шул уңайдан район үзәгендәге азатлык сугышчысы һәйкәле янында митинг оештырылды.

Безнең районнан бу канкойгыч сугышка 19852 кеше китә, шуларның 8534се яу кырында ятып кала. Митингка җыелган халык аларны бер минутлык тынлык белән искә алды.

-Бөек Ватан сугышы китергән фаҗига, югалтулар бернинди бизмәннәр белән дә үлчәнерлек, сөйләп бетерерлек түгел. Җиңү яулаган фронтовикларны, тыл ветераннарын онытырга хакыбыз юк, - диде муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин үзенең чыгышында.

Район башлыгы һәм ТР хәрби комиссариатының райондагы бүлеге начальнигы Дмитрий Палаткин азатлык сугышчысы һәйкәленә венок, ә митингта катнашучылар мәңгелек ут түренә чәчәкләр куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Бөек Ватан сугышы