Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Хәрәкәттә – бәрәкәт

Лашман авылында да күпләп кош-корт асраучылар аз түгел. Әйтик, Фидания Нуруллина, Мәдинә Талипова, Хәдичә Лотфуллина хуҗалыкларында аларның гомуми саны 100 башка җитә. Фидания апа Нуруллинаны оста кошчы дип була. Ул инде тавык-каз белән генә чикләнмичә, күркә, мисыр тавыгы (цесарка), күркә-үрдәк гибриды да асраган кеше. Быел да якташыбыз 50 баш каз,...

Лашман авылында да күпләп кош-корт асраучылар аз түгел. Әйтик, Фидания Нуруллина, Мәдинә Талипова, Хәдичә Лотфуллина хуҗалыкларында аларның гомуми саны 100 башка җитә.


Фидания апа Нуруллинаны оста кошчы дип була. Ул инде тавык-каз белән генә чикләнмичә, күркә, мисыр тавыгы (цесарка), күркә-үрдәк гибриды да асраган кеше.

Быел да якташыбыз 50 баш каз, 20 баш үрдәк, 30лап тавык һәм 20ләп чебеш үстерә.

Уңган хуҗабикә үзенең тавыкларын утыртып, чебеш чыгара. Тавыклары да гади түгел, токымлы.

"Аларның йомыркалары эре, итләре дә тәмлерәк кебек,- ди Фидания апа. - Чебешләремә, билгеле, башка кош-кортка да тәрбия кирәк. Мин аларга ризыкларына балык мае кушып бирәм, су урынына кайнатылган чәй салам; ризыкларын терләндерәм, тары ярмасы, йомырка пешереп, сөттә ипи чылатып та куям. Бу да бик мөһим - чебешләрнең аслыклары җылы һәм гел коры булырга тиеш".

70 яшен тутырган Хәдичә әби Лотфуллина да инде берничә ел рәттән 50 баштан да күбрәк каз үстерә. Быел 60 баш бәбкә алган булган, шуларга 20 баш үрдәк тә өстәлгән.

"Яшьтән үк эшләп үскәч, бүген дә тик кенә утырасы килми,- ди Хәдәчә әби. - Чирләргә вакыт та калмый, көнозын хәрәкәттә". Шулай булмыйча, Хәдичә апаны "әби" дияргә тел әйләнми, кыяры өлгергән, помидорлары кызарган, зур теплицасы да бар.

"Киләсе елга бераз зурайтып булмасмы дип уйлап торам",- ди оста.

"Үстергән яшелчәләрне кая урнаштырасыз соң?"- дип кызыксындым аңардан.

"И-и, кызым, өйдән килеп алалар",- дип җаваплады ул сорауны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лашман авылы күпләп кошкорт асраучылар