Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Хокукларыбызны һәм бурычларыбызны белергә кирәк

Республика мәктәпләрендә "Парламент дәресләре" узды. Бу чараны безнең районның белем бирү учреждениеләрендә дә тиешле дәрәҗәдә оештырдылар. Чирмешән лицеенда тугызынчы, унынчы, унберенче сыйныф укучылары катнашкан дәрескә бик җитди әзерләнгәннәр. Укучыларга конкрет бер тема җиткерелгән. Дәрес мәгълүмат алмашу, әңгәмә, уен формасында үтте. Билгеле, төп сүз Татарстан Конституциясе, аны кабул итү процессы, парламентыбыз...

Республика мәктәпләрендә "Парламент дәресләре" узды. Бу чараны безнең районның белем бирү учреждениеләрендә дә тиешле дәрәҗәдә оештырдылар.


Чирмешән лицеенда тугызынчы, унынчы, унберенче сыйныф укучылары катнашкан дәрескә бик җитди әзерләнгәннәр. Укучыларга конкрет бер тема җиткерелгән. Дәрес мәгълүмат алмашу, әңгәмә, уен формасында үтте. Билгеле, төп сүз Татарстан Конституциясе, аны кабул итү процессы, парламентыбыз эшчәнлеге хакында барды. Бер уңайдан Россия Федерациясе һәм башка илләрнең дә төп законы - Конституцияләре искә алынды, аларның аерымлылыгы, үзенчәлеге билгеләнде.

Укытучы Марина Кандрова алып барган дәрес, гомумән, истә калды, эчтәлекле, файдалы булды.

Лицейда узган бу чарада Чирмешән авыл җирлеге Советы депутаты, "Безнең Чирмешән" район газетасының баш редакторы Кадыйр Гомәров та катнашты, депутат эшчәнлеге хакында сөйләде, сорауларга җавап бирде.

Без әле хокукларыбызны һәм бурычларыбызны белеп бетермибез, Конституцияне өйрәнү тиеш. Парламент дәресләре бу өлкәдә, юридик белемебезне дә арттыру өчен менә дигән форсат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Татарстан Коституциясенә – 20 ел