Хокукларыбызны һәм бурычларыбызны белергә кирәк
Республика мәктәпләрендә "Парламент дәресләре" узды. Бу чараны безнең районның белем бирү учреждениеләрендә дә тиешле дәрәҗәдә оештырдылар.
Чирмешән лицеенда тугызынчы, унынчы, унберенче сыйныф укучылары катнашкан дәрескә бик җитди әзерләнгәннәр. Укучыларга конкрет бер тема җиткерелгән. Дәрес мәгълүмат алмашу, әңгәмә, уен формасында үтте. Билгеле, төп сүз Татарстан Конституциясе, аны кабул итү процессы, парламентыбыз...