Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Гозер белән дә, рәхмәт белән дә – министр урынбасарына

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының "Чирмешән" муниципальара бүлегендә ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары Дамир Диниулов гражданнарны кабул итте. Ул полиция бүлеге бинасы каршындагы мемориаль плитәгә чәчәкләр дә салды. Министр урынбасарына кабул итүгә алдан ук биш кеше язылып куйган. Алар арасында ЮХИДИ хезмәтенә кагылышлы сорау бирүчеләр, полиция хезмәткәрләренә рәхмәт белдерүчеләр...

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының "Чирмешән" муниципальара бүлегендә ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары Дамир Диниулов гражданнарны кабул итте. Ул полиция бүлеге бинасы каршындагы мемориаль плитәгә чәчәкләр дә салды.


Министр урынбасарына кабул итүгә алдан ук биш кеше язылып куйган. Алар арасында ЮХИДИ хезмәтенә кагылышлы сорау бирүчеләр, полиция хезмәткәрләренә рәхмәт белдерүчеләр дә булды. Берәүләрнең - машина йөртү таныклыгы, икенчеләрнең автомобильгә дәүләт номеры алу буенча гозерләре бар иде. Дамир Равил улы һәрберсенең сорауларын игътибар белән тыңлап, конкрет җавап бирде.

Д. Диниулов мондый кабул итүләрне график буенча үткәрә. Ул билгеле бер көннәрдә Казан шәһәрендә, видеоконференция режимында да гражданнарны кабул итә, ә айга ике тапкыр районнарга бара. Министр урынбасары быел Бөгелмә, Әлки, Спас, Алексеевск һәм Чистай районнарында да булган.

- Миңа милиция ветераннары, башка гражданнар да мөрәҗәгать итә. Наркотикларга бәйле эшләр, юл-транспорт вакыйгалары, теге яки бу очракта мөрәҗәгатьләре канәгатьләндерелмәгән мәсьләләр буенча ярдәм сорап, шикаятьләр белән дә килүчеләр бар. Билгеле, аларның барысы да урында ук һәм тиз хәл ителми, кайберләре буенча җентекле тикшерүләр үткәрергә туры килә,- ди Дамир Равил улы.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined гражданнарны кабул итү