Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Фермалы авыл озак яшәр

"Татарстанда яшәүчеләрнең 26 проценты гына авыл халкы. Гаилә фермалары төзү - авылны саклап калуның бер юлы ул", - диде республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үткән якшәмбе көнне Министрлар кабинетында видеоконференция режимында уздырылган киңәшмәдә. Бу юнәлештә Кукмара районы үрнәк итеп макталды. Әлеге районда дәүләт һәм район ярдәме белән төзелгән кырык гаилә фермасы...

"Татарстанда яшәүчеләрнең 26 проценты гына авыл халкы. Гаилә фермалары төзү - авылны саклап калуның бер юлы ул", - диде республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үткән якшәмбе көнне Министрлар кабинетында видеоконференция режимында уздырылган киңәшмәдә.


Бу юнәлештә Кукмара районы үрнәк итеп макталды. Әлеге районда дәүләт һәм район ярдәме белән төзелгән кырык гаилә фермасы гөрләп эшләп тора, әле тагын унысы төзелеш этабында икән. Билгеле инде, бу районның сөт сату буенча да күрсәткечләре начар түгел.

Дөрес, бу юнәлештә бездә дә соңгы вакытта алга китеш бар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, хәзергә 8 гаилә фермасы теркәлгән, малчылык белән шөгыль-ләнүче тагын сигез фермер бар.

Соңгы вакытта сөт савуның кимүенә дә канәгатьсезлек белдерде Президент. "Зоотехник та, ветеринар да булмаган авыл хатыны дистәләгән литр сөт сава, ә безнең җәмгыятьләр арасында бер сыердан нибары 3-4 литр савучылар бар, моңа чик куярга вакыт",- дип шелтә белдерде ул. Урындагы җитәкчеләргә дә төп игътибарны, көчне сөт җитештерү тармагына, фермаларга юнәлтү кирәклеге ассызыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Гаилә фермалары төзү