Фермалы авыл озак яшәр
"Татарстанда яшәүчеләрнең 26 проценты гына авыл халкы. Гаилә фермалары төзү - авылны саклап калуның бер юлы ул", - диде республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үткән якшәмбе көнне Министрлар кабинетында видеоконференция режимында уздырылган киңәшмәдә.
Бу юнәлештә Кукмара районы үрнәк итеп макталды. Әлеге районда дәүләт һәм район ярдәме белән төзелгән кырык гаилә фермасы...