Девичья Полянада гидротехник корылма төзиләр
Элек колхоз көче белән ясалган, Девичья Поляна уртасындагы буа урынында бүген байтак техника эшли – плотина күтәрәләр.
Балыклар да йөзүче, су тиз тулучы буаның транспорт йөри алырлык өске өлеше 8 метр киңлектә булачак. Бүген монда балчык ташыйлар, аннары таш салыначак. Шуннан соң, 165 метр арада катлам тулаем ике метр чамасы күтәреләчәк. Нурлаттан килгән осталар плотинаның эчке ягына шактый бетон җәергә, плитәләр куярга җыеналар.
Эш башлаганда, подрядчылар сазлыклы бу урында байтак карт агачларны кискәннәр. Су юлына нык, юан торбалар урнаштырылган.
-65 мең кубометр су сыйдырышлы гидротехник корылма федераль программа буенча төзелә, моңа 10 миллион сумнан күбрәк акча биреләчәк, - ди Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов. – Ул бик кирәк иде. Әгәр барып чыкса, авылга алып керүче “кәкре” юлны да плотина аша үтә торган итмәкче булабыз. Буаны су белән тутыру проблемасы юк, бу тирәдә су көчле ага, чиста суны да чишмәләрдән генә кудырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев