Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең үзәк чыршысы утларын кабызды

Чирмешәннең үзәк чыршысын ачу тантанасында узып баручы һәм яңа елларның - символлары Юлбарыс белән Куян да катнашты.

Район җитәкчесе Рамил Айбатов чирмешәнлеләргә якынлашып килүче яңа ел уңаеннан котлаулар җиткерде, һәркемгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, уңышлар һәм һәр гаиләнең теләкләренең тормышка ашуын теләде.

Чараны ачып җибәргән Кар кызлары парадына Юлбарыс, Куян образындагы, алар төсендә киенгән башка әкият персонажлары дә кушылды. Ә яңа елның төп тылсымчылары - Кыш бабай белән Кар кызы барысын да Яңа ел белән котлап, үзәк чыршының утларын кабыздылар.

Бәйрәм бик күңелле, җыр-биюләр белән аралашып үтте. Бәйгеләрдә балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә бик теләп катнаштылар, Кар кызының татлы күчтәнәчләреннән дә авыз иттеләр.

Район һәм авыл мәдәният йортлары коллективлары төрле телләрдә халыкка дәртле, моңлы җырларын бүләк иттеләр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев