Бүген 25 йортлы Нагорный поселогына чиста су яңа линиядән килә.
Хәер, элек монда су челтәрләре, гомумән, бер дә булмаган, коелардан гына файдаланганнар.
Чиста су линиясен Ульяновкадагы башняга тоташтырганнар, 3 километр арада торбалар салганнар.
- Хәзер Саминовкага линия сузабыз, торбалар сузабыз, - ди Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов. – Анда да су Ульяновкадан, 4 километр ара узып барачак. Бу объектта эшне киләсе елда төгәлләргә өметләнәбез.
Нагорныйга һәм Саминовкага су йөртәчәк челтәрләр “Чиста су” республика программасы буенча ясала.

Кадыйр Гомәров фотолары
Нет комментариев