Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында быел төзелешкә 840 миллион сум акча тотылачак

2023 елда Чирмешән районында төрле программалар буенча 840 миллион сум бәягә төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре башкару планлаштырыла.

Моңа торак, социаль объектлар: мәдәният йортлары, фельдшер-акушерлык пунктлары, балалар бакчалары, мәктәпләр, су линияләре төзү һәм аларга капиталь ремонт үткәрү, юллар ремонты керә.

– Барлык программалар буенча финанслау күләме билгеле дияргә була, подрядчылар да мәгълүм, кайбер эшләр узган елны ук башланды, – ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Вилданов.

Мөгаен, бүген районда Зур Чирмешән елгасы аша төзелүче күперне – иң мөһим объект, дип буладыр. Республика программасы буенча үзгәртеп корылучы әлеге күпер төзелешенә 136 миллион сум акча бирелгән.

1 нче санлы Чирмешән урта мәктәбе укучылары киләсе уку елын яңартылган бинада башлап җибәрәчәкләр. Биредә капиталь ремонт программасы нигезендә мәктәп яңа төс алачак. Төзелеш эшләренә, территорияне төзекләндерүгә һәм җиһазлар алуга барлыгы 132 миллион сумга якын акча тотыла.

2 нче санлы Чирмешән урта мәктәбе укучыларын да яңалык көтә. Алар төзекләндерелгән ашханәдә тукланачаклар. Мондагы эшләргә бюджеттан 9 миллион 547 мең сумга якын акча бүленә.
Яңа Элмәле авыл мәдәният йортына да кабат төзүчеләр килде. Мәдәният учагында капиталь ремонтны төгәлләүгә 13 миллион сумга якын акча бирелгән. Утыз Имән авылында республика программасы кысаларында модульле фельдшер-акушерлык пункты, Урманасты Үтәмештә халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты төзелә.

Гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау программасы буенча бүген өч объектта эш бара. Яңа Элмәле буасында ремонт инде төгәлләнеп килсә, Әмир буасында әле ул башланды гына. Шулай ук Девичья Поляна авылы янындагы буаны да ремонтлап бетерү күздә тотыла.

“Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында быел район үзәгендәге дүрт йортның ишегалдын тәртипкә китерәләр. Бу юнәлештә эш башланган да.

Чирмешәндә аренда шартларында 16 квартиралы тагын бер йорт төзелде, монда да эш бара. Шулай ук, “Социаль ипотека” програмасы кысаларында нефтьчеләр дә торак төзүне дәвам итәчәк. Ятим балалар өчен өч йорт төзелгән, алар файдалануга тапшырылырга әзер. 

– Болардан тыш, биналарны төзекләндерүгә дә байтак акча каралган, – ди Муса Габделхак улы. – Әйтик, район үзәк больницасында 51 миллион сум бәягә капиталь ремонт үткәреләчәк. Монда төзүчеләр узган елда ук килде.

“Татнефть” җәмгыяте гранты акчаларына Күтәмә авыл мәдәният йортында да капиталь ремонт башладылар, откан акчага искекадилылар мәдәният йорты каршында парк булдыралар, ремонт үткәрелгән Югары Кәминкә мәдәният йортына җиһазлар алдылар.

“Кояшлы” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләргә тагын байтак уңайлыклар булдырганнар, территорияне төзекләндерү, матурлау буенча байтак эш башкарганнар.

Халыкны чиста су белән тәэмин итүне яхшырту юнәлешендә быел да эш дәвам итә. Урманасты Үтәмеш, Нагорный, Саминовка, Чумачка, Югары Кәминкә һәм Чирмешән авылларында бу өлкәдә билгеле күләмдә эш планлаштырылган.

Шулай ук төрле торак пунктлардагы юлларны ремонтлауга, юл-урам челтәрләрен норматив хәлгә китерүгә төрле чыганаклардан 55 миллион сумга якын акча тотылачак.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев