Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән аграр техникумында физик мөмкинлекләре чикле яшьләр дә һөнәр үзләштерә

Чирмешән аграр техникумының күптән көтелгән үз тулай торагы булачак. Киләсе елда, элеккеге санэпидстанция бинасына капиталь ремонт ясарга планлыйлар.

Техникумда һөнәр үзләштерүче 192 студентның 124се күрше авыл һәм районнардан, шунлыктан тулай торак бик кирәк. Студентлар кемдәдер урын табып яшәргә мәҗбүр.

-Бинаны безнең баланска күчерү буенча эшләр тәмамланса төзелеш эшләренә дә керешә алабыз. Капиталь ремонтка проект әзер, документлар ясалган, – диде техникум директоры Ривгать Гыйләҗетдинов. – 80 урынлы тулай торак ремонтына 70 миллион сум тирәсе акча тотылачак. Биредә бина, гаражлар - барысы да яңартылачак, территория дә төзекләндереләчәк. Тулай торак булу укучылар санын арттырыр һәм бу, үз чиратында, хуҗалыкларны җирле кадрлар белән тәэмин итүне яхшыртыр дип уйлыйм.

Яңа уку елыннан техникумда физик мөмкинлекләре чикле яшьләр өчен, адаптацияләнгән һөнәри белем бирү программасы буенча, пешекчеләр әзерләүче төркем ачылган. Бу төркемдә 10 студент һөнәр үзләштерә. Монда, район яшьләреннән кала, Чистай районыннан һәм Самара өлкәсенең Шентала районыннан да студентлар бар.

-Бу уку елында техникумны 62 студент тәмамларга тиеш. Алар авыл хуҗалыгын механикалаштыру, автомобильләр ремонты буенча мастер, кул белән һәм механикалаштырылган эретеп ябыштыручы, пешекче, кондитер белгечлекләре буенча диплом алачаклар, – диде Ривгать Хаммәт улы. – Гадәттә, чыгарылышның 30-35 проценты диплом алу белән армия хезмәтенә китә, ә калганнары районда яки башка төбәкләрдә эшкә урнаша.

2019 елда ремонтланган уку йортында студентларга уку, практик дәресләр уздыру өчен дә шартлар бар. Слесарь остаханәсе, гараж, техник хезмәт күрсәтү пункты, автотрактодром - барысы да үзләрендә. Электромонтаж остаханәсе студентлар белән практик эшләр башкару өчен кирәкле инструментлар белән җиһазландырылган. Булачак эретеп ябыштыручыларга да практик дәресләр өчен шартлар яхшы.

Пешекче, кондитер һөнәре буенча производствога өйрәтү программасын тормышка ашыру өчен ашханә белән беррәттән махсус технология кабинеты да бар, студентлар анада мастерлар җитәкчелегендә ризыклар әзерләүдә катнашалар.

Студентлар техникумның үз укыту хуҗалыгында һәм район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә производство практикасы үтәләр. 200 гектар җирләре дә бар. Әлеге мәйданнарда авыл хуҗалыгы культуралары игелә. Җирләрне эшкәртүгә техникумның биш тракторы, өч автомобиле, бер комбайны, алты берәмлек авыл хуҗалыгы машинасы җәлеп ителә.

-Бу техникалар барысы да нык таушалган, искергән, алар инде 30 еллап хезмәт итәләр, – диде техникум директоры. – 2023 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу программасы буенча машина-трактор паркын яңартырга - ике КамАЗ, комбайн һәм авыл хуҗалыгы җиһазлары сатып алырга телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев