Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең зур котельныйларын иртәгә кабызачаклар

Район үзәгендәге оешмаларга җылылык бирә башлыйлар.

-Үткән атна ахырында район үзәгендәге зур котельныйларны тикшердек, трассалар, барысы да, тәртиптә. Әлегә көннәр җылы тора, һава торышы билгеле бер температурага җитү, түбәнәю белән җылылык җибәрелә, моны иртәгә эшләрбез дип торабыз, - диде “Чирмешән коммуналь челтәрләре” предприятиясе директоры урынбасары Михаил Арютин. – Барлык котельныйлар эшчеләр белән комплектланган.

Үзләренең шәхси котельныйлары булган оешмаларда җылы, аларны үткән атнада ук эшләтеп җибәргәннәр. Болар - авыллардагы мәктәпләр һәм балалар бакчалары. Район үзәгендәге “Әкият”, “Ландыш”, “Ромашка” балалар бакчаларында, икенче санлы Чирмешән мәктәбендә, яшьләрнең ял итү үзәгендә, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә, физкультура-сәламәтләндерү комплексында, универсаль спорт залында да җылы.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев