Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең яшь артистлары “Йолдызлык Созвездие” фестиваленда әллә ничә призлы урын алганнар

Чистайда узган "Йолдызлык - Созвездие" республика фестиваленда, зона турында, Рузилә Булатова һәм Айнур Галләмов "Вокал соло" номинациясендә беренче урынны яулаганнар. Балалар сәнгать мәктәбенең "Бәхетле балачак" хореография коллективы икенче урын иясе. Мәликә Галимова - "Вокал соло", Айсылу Гафурова "Конферанс" номинацияләрендә икенче урынга лаек булганнар. Шул ук "Конферанс" номинациясендә аерым-аерым чыгыш ясаган...

Чистайда узган "Йолдызлык - Созвездие" республика фестиваленда, зона турында, Рузилә Булатова һәм Айнур Галләмов "Вокал соло" номинациясендә беренче урынны яулаганнар.

Балалар сәнгать мәктәбенең "Бәхетле балачак" хореография коллективы икенче урын иясе. Мәликә Галимова - "Вокал соло", Айсылу Гафурова "Конферанс" номинацияләрендә икенче урынга лаек булганнар.

Шул ук "Конферанс" номинациясендә аерым-аерым чыгыш ясаган Кармыш кызлары-бертуган Лилия һәм Гөлназ Гатиналар өченче урында.

"Зажигай" бию коллективы "Иҗади әзләнүләре өчен" махсус приз белән билгеләнгән. Гөлназ Гатина да шул бүләккә лаек булган һәм Казанда узачак суперфиналга чакырылган.

Сабина Зәйнуллинага "Конферанс" номинациясендә "Дебют өчен " махсус приз тапшырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined урын алганнар әллә ничә призлы фестиваленда Йолдызлык Созвездие яшь артистлары