Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең көньяк-көнчыгыш микрорайонына газ кертәләр

Район үзәгенең яңа, көньяк-көнчыгыш микрорайонында (район кулланучылар җәмгыятенең административ бинасы артында) участокларга газүткәргечләр сузалар. Кран куелган торбалар булачак йорт алларына кадәр китерелә.

Район башкарма комитетыннан белешүебезчә, әлеге эшләр республика бюджеты хисабына башкарыла. Яңа микрорайонда су линиясе дә сузылган, кирәксенүчеләргә электр уты да бирәләр.

Әлегә биредә биш-алты йорт бастырылган. Йорт төзү өчен бу урамнарда барлыгы  317 җир кишәрлеге бирелгән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев