Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләрнең мөрәҗәгатьләре җавапсыз калмый

Бәркәтәдә хат ташучы юк. Бу турыда республика порталының "Халык контроле" мәгълүмати системасына хәтта ике тапкыр язып җибәргәннәр. Әлеге мәсьәлә уңаеннан без район почта элемтәсе начальнигы Любовь Фәтхетдиновага мөрәҗәгать иттек. -Бәркәтәдә почта бүлекчәсе вакытлыча ябык, - ди Любовь Александровна. - Әмма авылда хат ташучы бар, ул халыкка матбугат басмаларын тарата. Безнең...

Бәркәтәдә хат ташучы юк. Бу турыда республика порталының "Халык контроле" мәгълүмати системасына хәтта ике тапкыр язып җибәргәннәр.

Әлеге мәсьәлә уңаеннан без район почта элемтәсе начальнигы Любовь Фәтхетдиновага мөрәҗәгать иттек.
-Бәркәтәдә почта бүлекчәсе вакытлыча ябык, - ди Любовь Александровна. - Әмма авылда хат ташучы бар, ул халыкка матбугат басмаларын тарата.
Безнең районнан "Халык контроле"на барлыгы 86 мөрәҗәгать кергән, шул исәптән 40сы узган ел дәвамында. Быел, әлегә, бер гариза да теркәлмәгән.
Соңгы заявка Түбән Чегодай авылыннан килгән. Биредә Береговая урамында яктырткычлар булмавыннан зар белдергәннән. Әлеге гариза уңай хәл ителгән, урамга фотореле белән яктырткыч урнаштырганнар.
Чирмешәнлеләр юллар начарлыгыннан еш зарланалар, кайбер авылларда Интернет тизлеге канәгатьләнерлек түгел, капиталь ремонт сыйфатына да дәгъва белдерүчеләр булган. "Халык контроле"на кергән хатлар җаваплы министрлыкларга һәм ведомстволарга җибәрелә. Алар ун көн дәвамында җавап бирергә тиеш. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе уңай хәл ителә, әмма кайчакта "нигезле кире кагу" ("мотивированный отказ") билгесен күреп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы почта халык контроле