Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләрнең фоторәсемнәре - Мактау тактасында

Район үзәгендә, Совет урамындагы Мактау тактасында фоторәсемнәр яңартылды. Анда, муниципаль район башлыгы карары нигезендә, оешмаларда, учреждениеләрдә һәм предприятиеләрдә эшләүче, районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән алдынгы хезмәткәрләрнең рәсемнәре куелган. Алар менә кемнәр: -Михаил Арютин - "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директорының урынбасары; -Гөлфия Гыймранова - РФ Пенсия фондының район идарәсе...

Район үзәгендә, Совет урамындагы Мактау тактасында фоторәсемнәр яңартылды. Анда, муниципаль район башлыгы карары нигезендә, оешмаларда, учреждениеләрдә һәм предприятиеләрдә эшләүче, районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән алдынгы хезмәткәрләрнең рәсемнәре куелган.

Алар менә кемнәр:
-Михаил Арютин - "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директорының урынбасары;
-Гөлфия Гыймранова - РФ Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе;
-Илгизәр Закиров - "Чирмешән" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры;
-Наилә Җиһаншина - Иске Үтәмеш урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
-Ирина Кузнецова - Ивашкино фельдшер-акушерлык пункты мөдире;
-Елена Меркулова - "Таттелеком" җәмгыятенең район электр элемтәсе челтәрләре инженеры;
-Иван Митрофанов - район электр челтәрләре машинисты;
-Алексей Мордвинов - "Чирмешән" муниципальара бүлегенең полиция начальнигы урынбасары;
-Равил Нурмөхәммәтов - "Татнефтедор" җәмгыяте машинисты;
-Илдар Нуруллин - "Энерготехсервис" җәмгыяте директоры;
-Александр Селезнев - район мәдәният йортының тавыш операторы;
-Анатолий Федоровский - район газ хезмәте начальнигы;
-Альберт Шамилов - "Чирмешәнурман" учреждениесе директоры;
-Мәсхүт Шәфыйков - районның ветераннар Советы рәисе;
-Юлия Якимова -шәхси эшмәкәр (Девичья Поляна).
Ә сез хезмәт кешесен болай олылауга ничек карыйсыз? Уй-фикерләрегезне verstka07@list.ru адресы буенча язып җибәрә аласыз. Сезнең фикерләр nashcheremshan.ru район сайтының "Халык фикере" рубрикасында урын алачак.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан