Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләрне алдарга маташалар

Мошенниклар халыкны алдауның нинди генә алымнарын уйлап тапмыйлар. Үзем дә чак кына алар кармагына эләкмәдем, танышларымны да алдарга маташканнар. Бер көнне телефоным шалтырады, йомшак кына хатын-кыз тавышы, итагатьле сөйләшә. Ул миңа Әлмәт шәһәрендәге бер клиникада бушлай, барлык органнарга да тикшеренү узарга мөмкинлек туу турында хәбәр итте, янәсе, акция бара. Сездән...

Мошенниклар халыкны алдауның нинди генә алымнарын уйлап тапмыйлар. Үзем дә чак кына алар кармагына эләкмәдем, танышларымны да алдарга маташканнар.


Бер көнне телефоным шалтырады, йомшак кына хатын-кыз тавышы, итагатьле сөйләшә. Ул миңа Әлмәт шәһәрендәге бер клиникада бушлай, барлык органнарга да тикшеренү узарга мөмкинлек туу турында хәбәр итте, янәсе, акция бара. Сездән бернәрсә дә талап ителми, бары 90 минут вакыт кына кирәк булачак, ди. Ял көннәрендә дә эшлиләр, миңа уңайлы вакытта чиратка язарга тәкдим ясыйлар.

Ярар, уйлармын, дип трубканы куйдым. Бер караганда кызыклы тәкъдим, тик бөтенләй бушка булуы шикләндерә. Мин бу клиниканың адресын алган идем, Әлмәттәге танышларыма шалтыратып, бу хакта сораштым. Ялгышып, ризалаша күрмә, диделәр алар, бездә байтак халыкны кредитка утыртканнар инде алар.

Берничә көннән телевизордан шуңа охшаш мошенниклар турында сөйләгәннәрен ишеттем, үзем андый шалтырату алмаган булсам, бәлки, игътибар да бирмәгән булыр идем. Клиентларын 100әр мең сум кредитка утыртканнар...

Сак булыгыз, яңа төр мошенниклар кармагына эләкмәгез, "бушлай" хезмәткә ышанмагыз.

pixabay.com фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Мәктәп укучысы үз әтисен үтерә. Ир-атның тәнендә 12 яра табыла [видео]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined чирмешәнлеләрне маташалар алдарга