Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр Яңа ел бәйрәмнәрендә кайларга бара алалар?

Быел да Яңа ел бәйрәмнәре ун көнгә сузылачак. Ял көннәрен кайда һәм ничек үткәреп бетерергә дип баш ватучылар өчен кыскача "программа" тәкъдим итәбез. Райондагы кайбер балалар бакчаларында Чыршы бәйрәме 21 декабрьдә үк узачак. Иң соңыннан, 29 декабрьдә, Кыш бабай Туймәт балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар янына килә. Шул ук көннәрдә район...

Быел да Яңа ел бәйрәмнәре ун көнгә сузылачак. Ял көннәрен кайда һәм ничек үткәреп бетерергә дип баш ватучылар өчен кыскача "программа" тәкъдим итәбез.


Райондагы кайбер балалар бакчаларында Чыршы бәйрәме 21 декабрьдә үк узачак. Иң соңыннан, 29 декабрьдә, Кыш бабай Туймәт балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар янына килә. Шул ук көннәрдә район мәктәпләрендә дә Яңа ел чаралары оештырылачак.

Кайбер район оешмалары һәм учреждениеләре дә, әйтик, "Тателеком", "Шешмаойл", үзәк больница, район Советы һәм башкарма комитеты, һәм башкалар яшьләрнең ял итү үзәгендә балалар өчен бәйрәмнәр уздырырга планлаштыралар.

26 декабрьдә кадетлар мәктәп-интернатында мөмкинлекләре чикле балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрү каралган.

Шул ук көнне яшьләрнең ял итү үзәгендә Яңа ел дискотекасы була. Сүз уңаеннан, каникуллар вакытында биредә кинофильмнар һәм мультфильмнар күрсәтәчәкләр, өстәл уеннары да уйнарга мөмкин була, ачык һавада да уеннар оештырырга ниятлиләр.

Кемдер өчен Яңа ел бәйрәмнәре - күңел ачу чоры булса, мәдәният хезмәткәрләре өчен кызу эш көннәре. 31 декабрь көнне барлык мәдәният йортларында бал-маскарад узачак. Яңа ел бәйрәмнәрендә дә авыл мәдәният учреждениеләре төрле чаралар үткәрергә җыеналар.

22нче декабрь көнне 16 сәгатьтә район үзәгенең яшьләр мәйданчыгында үзәк чыршыны ачу тантанасы булырга тиеш. Агымдагы елның соңгы көнендә монда да бал-маскарад булачак.

"Юбилей" боз сарае кышкы каникуллар вакытында гадәти режимда эшләячәк.

Ялларны бушка уздырмаска теләүчеләр өчен физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейны да 2 гыйнварда ишекләрен ача. 7се, Раштуа көнне - ял.

Район үзәк китапханәсендә үз укучыларын яңа ел каникуллары вакытында 4 гыйнвардан (7 гыйнвардан тыш), туган як тарихы музее һәм мемориаль үзәк хезмәткәрләре район тарихы белән кызыксынучыларны, каникулларда районга килгән кунакларны 3 гыйнвардан каршы алырга әзерләр.

Район газетасы редакциясе ишекләре дә көн саен ачык була. Котлаулар һәм белдерүләр, хатлар кабул итәчәкбез, сайттагы язмаларны яңартачакбыз. Яңа елда газетаның беренче саны 10 гыйнварда чыгарга тиеш. Ялларыгыз күңелле һәм файдалы үтсен!

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәнлеләр Яңа ел бара кайларга бәйрәмнәрендә алалар