Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр танылган мәгърифәтченең юбилеена әзерләнәләр

Кыска гомер эчендә күп әсәрләр иҗат итеп, безгә бай мирас калдырган шәхес – Каюм Насыйрины онытырга хакыбыз юк.

Ул татар теле, рус теле, математика, геометрия, география, ботаника һәм башка фәннәрдән җиңел аңлаешлы, мисалларга, иллюстрацияләргә бай, мавыктыргыч дәреслекләр язган, татар теленең сүзлекләрен, грамматикасын төзегән мәгърифәтче галим.

2025 елда Каюм Насыйриның тууына 200 тулачак. Әлеге истәлекле датага әзерлекне район китапханәчеләре быел ук башлап җибәрде, бу датага багышланган чараларны 2022 ел эш планнарына керттеләр, мәктәпләрдә аның иҗатын өйрәнәләр.

Ел дәвамында китапханәләрдә Каюм Насыйрины искә алу кичәләре үткәреләчәк. Үзәк китапханәдә мәктәп укучылары өчен “Каюм Насыйри – татар дөньясының якты йолдызы” исемле чара планлаштырыла. Ә үзәк балалар китапханәсендә “Каюм Насыйри хезмәтләрендә хикмәтле сүзләр” исемле кичә уздырмакчылар. Авыл китапханәләре дә танылган мәгърифәтченең юбилее уңаеннан төрле кичәләр, китап күргәзмәләре, ачык дәрес тә үткәрергә ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев