Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр Масленница - Май чабу бәйрәменә әзерләнә

Масленица славян халыкларының борынгыдан ук яраткан язгы бәйрәмнәренең берсе. Кышны озату, язны каршы алу бәйрәмен бу халыклар элек-электән зурлап билгеләп үткәннәр. Чирмешәндә яшәүче Юлия Сергеева миңа Яңа Элмәле авылында элегрәк Масленицаны ничек бәйрәм итүләрен сөйләде. -Масленица - иң күңелле, иң якты бәйрәмнәрнең берсе, ул берничә көнгә сузыла. Аңа әни алдан...

Масленица славян халыкларының борынгыдан ук яраткан язгы бәйрәмнәренең берсе. Кышны озату, язны каршы алу бәйрәмен бу халыклар элек-электән зурлап билгеләп үткәннәр.


Чирмешәндә яшәүче Юлия Сергеева миңа Яңа Элмәле авылында элегрәк Масленицаны ничек бәйрәм итүләрен сөйләде.

-Масленица - иң күңелле, иң якты бәйрәмнәрнең берсе, ул берничә көнгә сузыла. Аңа әни алдан ук әзерләнә, он, май һәм башка тәм-томнарны барлап куя иде, - ди Юлия Павловна.-Бәйрәмнән беркем дә читтә калмый: бала-чаганы кыңгыраулы, матур итеп бизәлгән җигүле атларда әйләндерделәр, һаман хәтерлим, барысын да кайнар коймак, чәй белән сыйладылар. Авыл үзәгендә җыр-бию, төрле кызыклы уеннар оештыралар, өйдән-өйгә бер-берсенә кунакка йөреп үткәрәләр иде Масленицаны. Бүгенге кебек муллык булмаса да, йорт саен табын әзерләделәр.

Масленицаның төп сые - коймак. Түгәрәк коймакны кешеләр кояш белән символлаштырганнар. Бәйрәм көнне саламнан эшләнгән карачкыны яндыру да төп атрибут булып тора.

Сергеевлар хәзер дә ул бәйрәмне ел саен билгеләп үтәләр, кунакка йөриләр, үзләренә дә чакыралар. Уңган - оста хуҗабикә коймакны гына да берничә рецепт буенча пешерә белә: әче һәм төче камырдан да, кефирдан, әчегән сөттән дә, калынын , юкасын, эчлек белән дә...Телеңне йотарлык тәмле була аның ризыклары. Төче коймак рецепты мондый:

-Савытка 2-3 йомырка сыталар да, шикәр комы, тоз, кефир яисә ачыган сөт, 1-2 кашык көнбагаш мае салып, әйбәтләп болгаталар, он өстиләр. Әүвәл куе камыр ясыйсың, -ди Юлия Павловна. -Шуңа кайнар су өстәп болгатасың. Сыек камырны табага салып коймак пешерәсең. Мондый ысул белән пешергән коймак вак тишекле була.

Масленица христианнарның олы постлары башланыр алдыннан билгеләп үтелә. Бәйрәм атна буе дәвам итә һәм аның соңгы көне аеруча зурлана. Май чабу атнасының һәр көненең үз исеме бар: дүшәмбе - "Очрашулар", сишәмбе - "Уеннар", чәршәмбе - "Сыйлану", пәнҗешәмбе - "Уен-көлке", җомга - "Әби коймагы", шимбә- "Печкәчәмдә кунакта", якшәмбе - "Кичерешү", " Пручти кич".

Быел Масленица 12 февральда башлана һәм 18 февральга кадәр дәвам итәчәк. Халыкта, әгәр бу бәйрәмне коймаклар пешереп, җырлар-биюләр, күңелле уеннар белән каршы аласың икән, йортыңа һичшиксез бәхет керәчәк, дигән ышану бар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined бәйрәменә Май чабу Масленница әзерләнә