Чирмешәнлеләр Масленница - Май чабу бәйрәменә әзерләнә
Масленица славян халыкларының борынгыдан ук яраткан язгы бәйрәмнәренең берсе. Кышны озату, язны каршы алу бәйрәмен бу халыклар элек-электән зурлап билгеләп үткәннәр.
Чирмешәндә яшәүче Юлия Сергеева миңа Яңа Элмәле авылында элегрәк Масленицаны ничек бәйрәм итүләрен сөйләде.
-Масленица - иң күңелле, иң якты бәйрәмнәрнең берсе, ул берничә көнгә сузыла. Аңа әни алдан...