Чирмешәндәге  Сабантуйда  шахматчылар да ярышты
Безнең районда

Чирмешәндәге Сабантуйда шахматчылар да ярышты

Хәзер шахмат уены район Сабан туе программасының аерылгысыз өлешенә әйләнә бара, әле анда катнашучылар ел саен күбәюе гаҗәпләндерә.

Быелгы бәйгедә җиде группада көч сынаштылар. Ир-атлардан – Сабирҗан Сөбханкулов (Иске Кади), хатын-кызлардан – Римма Баянова (Иске Кади), 9-11 сыйныфларда укучы егетләр арасында – Инсаф Гыйльметдинов (Әлмәт), кызлар төркемендә – Людмила Редюкова (Яңа Элмәле) 5-8 сыйныфтагылардан, малайлар арасында – Әзәл Мортазин (Кукмара), кызлардан – Алсу Беляева (Чирмешәннең 2нче мәктәбе), 1-4 сыйныфта укучылардан, малайлар төркемендә – Равил Гайнуллин (Чирмешән лицее), кызлардан Диләрә Шарапова (лицей) – 1нче урын ияләре, җиңүчеләр.

Ландыш Зыякова фотосы


Нет комментариев