Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә үзсалым акчасына җәяүлеләр күпере төзелә

Чирмешәндә 2017 ел өчен халыктан 1 миллион 2 мең 800 сум үзсалым акчасы җыелган, моңа республика бюджетыннан 3 миллион 684 мең 800 сум акча кушылган. Әлеге акчаларның күп өлеше Зур Чирмешән елгасы аша җәяүлеләр күпере төзүгә тотыла. Бу эшкә 2 миллион 270 мең сумы акча каралган. -Эш өчен материаллар тулысынча...

Чирмешәндә 2017 ел өчен халыктан 1 миллион 2 мең 800 сум үзсалым акчасы җыелган, моңа республика бюджетыннан 3 миллион 684 мең 800 сум акча кушылган.


Әлеге акчаларның күп өлеше Зур Чирмешән елгасы аша җәяүлеләр күпере төзүгә тотыла. Бу эшкә 2 миллион 270 мең сумы акча каралган.

-Эш өчен материаллар тулысынча кайткан, терәкләр ясалган, күпер конструкцияләре җыелган, җир бераз туңдырып, зур техникалар керерлек булгач, ул үз урынына куелачак, - ди Чирмешән авыл җирлеге Советы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Күпергә Заречная һәм Береговая урамнары ягыннан төшү юлына да яктырткычлар урнаштырылган.

Үзсалым акчалары Чирмешәндәге яңа микрорайондагы Тукай, Җәлил, Такташ урамнарына яктырткычлар урнаштыруга да тотылган. Түбән Чегодай авылы урамнарына яңа утыртылган баганаларга да яктырткычлар куелган. Казанка урамнары да яктыртылган. Кече Чегодай һәм Чирмешән авылларында урамнарга өстәмә яктырткычлар куелган, ватыклары ремонтланган. Түбән Чегодай авылында су башнясы һәм чишмә тирәсе койма белән тотып алынган.

Янып чыккан яктырткычларны яңаларга алмаштыру, сафтан чыкканнарын яңарту, ремонтлау өчен күчмә фондта үзсалым акчалары запасы бар.

Автор фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешәндә җәяүлеләргә игътибар арта

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән үзсалым төзелә күпере акчасына җәяүлеләр