Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә әзербайҗаннар да татарча сөйләшә

Бүген рус, чуваш, мордва, әзербайҗан балалары да татарча сөйләп, җырлап рәхәтләнде. Район мәгариф бүлеге белән бергә, "Безнең Чирмешән" район газетасы редакциясе инде җиденче ел рәттән уздыручы "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесенең быелгысы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Мәктәпләр укучылары һәм укытучылар шушы тема буенча чыгыш ясадылар. Теманы ача белделәр. Кеп-кечкенә Сосновкадан...

Бүген рус, чуваш, мордва, әзербайҗан балалары да татарча сөйләп, җырлап рәхәтләнде.

Район мәгариф бүлеге белән бергә, "Безнең Чирмешән" район газетасы редакциясе инде җиденче ел рәттән уздыручы "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесенең быелгысы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Мәктәпләр укучылары һәм укытучылар шушы тема буенча чыгыш ясадылар. Теманы ача белделәр.
Кеп-кечкенә Сосновкадан Анна Иванова һәм Ника Прокопьеваларның, Ивашкино егетләренең һәм кызларының татарча бер акцентсыз, аһәңле итеп сөйләүләре, җырлаулары гына да ни тора!
Беренче төркемнең бүгенге ярышында Чирмешән лицее, ә укытучылардан шул ук коллективтан Галина Скворцова җиңүче булдылар. Әлеге коллективка һәм аерым катнашучыларга - 90лап кешегә бәйгенең даими иганәчеләре - Әмир авылында туган, хәзер Сургут шәһәрендә яшәүче һәм эшләүче игелекле эшкуарлар - Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовларның бүләкләре тапшырылды.
Аерым төркемнәрдә Юлия Аютова (Әккәрәй), Ольга Андреева (Ивашкино), Ольга Портнова (кадет мәктәбе) беренче урыннарда. Мәктәпләрдән: Әккәрәй һәм кадет-интернат мәктәпләре - икенче, Ивашкино, Иске Үтәмеш, 2 нче Чирмешән мәктәпләре өченче булдылар.
Ярыш бит әле укытучыларның үз эшенә ничек каравын да ачык күрсәтә. Аларга рәхмәт, һәркайсы монда команда туплап килә алган.
Тукай, Җәлилләр телендә нәфис сүз сөйләгән, җыр башкарган, татар телен хөрмәт итүче егетләр һәм кызларның бу конкурста ел да теләп катнашулары сөенечле.
Иртәгә район мәдәният йорты сәхнәсендә янә йөзгә якын мәктәп укытучысы һәм кайбер укытучылар ярышачак. Алар - татарлар, димәк жюри бу төркемгә югарырак таләпләр куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан