Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә, закон бозып, спиртлы эчемлек ташыган машина йөртүчене тоткарлаганнар

Үз машинасында акциз маркасы һәм этикеткалары булмаган 19 пластик шешәдә, закон бозып, спиртлы эчемлек ташыган район кешесе административ җаваплылыкка тартылачак.

Гомумән, 11-17 февральдә район полиция бүлегенең дежур частенда 23 хәбәр кабул иткәннәр. Әлеге чорда 3 җинаять эше кузгатылган.

Полициянең участок уполномоченныйлары 16 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән – матди зыян белән, аларда имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 42 очрагы ачыкланган, бер машина йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән.

Коронавирус инфекциясен профилактикалау максатында узган атнада үткән рейдлар вакытында кагыйдә бозуларның 13 очрагы ачыкланган. Гаеплеләргә  карата беркетмәләр төзелгән.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлектән алынды.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X