Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә ятим балаларга тагын өч йорт төзеп бирделәр

Чирмешәндә берьюлы өч ятим балага яңа йортлардан ачкычлар бирделәр. Район үзәгенең Амур ягында, Җиңүнең 70 еллыгы урамында бу җыйнак, тактадан эшләнеп, сайдинг белән тышланган, җылытылган, субайларга утыртылган йортларда бүген үк кереп торырлык: газ, су, электр, канализация, бакча участогы - бар да бар. Йортлар янәшәсендә кирәк-ярак куярга сарайлар да ясалган, профнастилдан...

Чирмешәндә берьюлы өч ятим балага яңа йортлардан ачкычлар бирделәр.


Район үзәгенең Амур ягында, Җиңүнең 70 еллыгы урамында бу җыйнак, тактадан эшләнеп, сайдинг белән тышланган, җылытылган, субайларга утыртылган йортларда бүген үк кереп торырлык: газ, су, электр, канализация, бакча участогы - бар да бар.

Йортлар янәшәсендә кирәк-ярак куярга сарайлар да ясалган, профнастилдан койма бастырганнар.

20 яшьлек Артем Пашнин өчен бүген аеруча истәлекле көн - яңа йорт әкияти бүләк сыман. 12 август көнне ул яңа тормыш башлый - Елизавета белән гаилә кора. "Транснефть"тә эшләүче Артемны туганнары үстергән. Бүген Лениногорскида, әбисе белән тора, пропискасы Шешминкада.

-Йортыбыз бик сыйфатлы төзелгән, бик ошады, - ди Артем.

Булачак хатыны Елизавета да бүлмәләрне карап чыкты. Ул да канәгать: -Бу бүләккә ничек сөенмәскә -үз куышыбыз бар дигән сүз. Монда, заказ биреп, үзебезгә ошаган җиһазлар алырбыз, мал-туар да асрарбыз, - дип елмая оптимист холыклы Елизавета. Әлегә Лагеркада яшәүче якташыбыз фармацевт һөнәрен үзләштергән, Чирмешәндә эшкә урнашырга тели.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды торак программалары буенча 2017нче ел башыннан республикада 4240 квартиралы 93 йорт файдалануга тапшырылган.

Бәркәтәдән Рафик абый Галиев алып үстергән өч малайның берсе - Илзир Гыйрфанов та яңа йортлы булды. Ул үзе армиядә хезмәт итә, йорт ачкычларын опекуны - 75 яшьлек Рафик абыйга бирделәр. Ул да республика җитәкчелегенә бик рәхмәтле. Улының йортын күреп китте. Рәхмәт, ул өч малайны ялгызы тәрбияләп үстергән.

Ятим балаларга яңа йортлардан ачкычлар тапшыруны тантаналы итеп оештырдылар, йорт хуҗаларына теләкләр җиткерделәр.

Яңа йорт алучыларның өченчесе Александр Марков та бәйрәмнән ачкыч алып китте.

-Яшьләргә саулык, озын гомер телим. Гаилә корып, күп бала үстерсеннәр, бәхетле яшәсеннәр, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар Минһаҗев, йорт ияләрен котлап, бүләк тә тапшырып. Бәйрәмнәре алдыннан, ул төзүчеләргә рәхмәт сүзләре дә ирештерде.

Әлеге йортлар бу тирәдә ялгыз түгел. Янәшәдә генә сугыш ветераннары һәм аларның тол хатыннары өчен җиде йорт төзеп куйдылар. Күп балалы гаиләләргә бирелгән участокларда төзелеш эшләре дәвам итә, дистәләп йорт түбә астында. Алдагы елларда биредә, элеккеге аэропорт урынында, ике йөздән күбрәк йорт булачак.

Быел безнең районда 3833 квадрат метр торак йорт төзелгән, (2017 ел планы 85 процентка үтәлгән), ел ахырына кадәр бу күрсәткеч 4500 квадрат метрдан да артачак.

-Бездә инде 10 ятим бала тораклы булды, - ди район башкарма комитетының опека һәм попечительлек буенча бүлек начальнигы Светлана Севастьянова. -Әле тагын 36 бала торак алуга чиратта тора. Быел тагын ике бала яңа йортка ачкычлар алырга тиеш, алары Чирмешәннең Мирсәит Кәбиров урамында төзелә.

Бүгенге бәйрәмгә әлеге йортларны төзетүче - "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды" вәкиле Гүзәл Рәхмәтуллина да килеп, котлауларын, теләкләрен әйтте, республикада ятимнәргә торак төзелеше дәвам ителәчәген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined йорт ятим балалар