Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә төзелүче мәчетнең төп залына миллион сумлык люстра элгәннәр

182 светодиод лампалы әле яктырткыч зур люстраны Дубайдан ук кайтарганнар.

-Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә баргач, шул стильдәге 8 брага да заказ калдырдым, алар да урнаштырылды, - ди район үзәгенең Ларионов урамында ике манаралы мәчет төзетүче Әмир егетләре – бертуган Әгъләмовларның кечесе Миндар Әгъзам улы. -Дин йорты бөтен яктан матур булырга тиеш, шуңа күрә төзелештә дә затлы материаллар гына кулланабыз.

Бүген мәчетнең тышкы ягын матурлыйлар, бинага алып керүче ишек алдында, ян якта брусчатка җәяргә керешәләр, ә урам яктагы юлга бетон түшәләчәк.

Мәчетнең никах, исем кушу, җыелышлар өчен ясалучы бер залына яңа җиһазларга, башка урыннарга да келәмнәргә Мәскәүгә үк заказ биргәннәр.

-Тышкы якны яктырту турында да уйланабыз. Аудио-аппаратура алабыз. Мәчет территориясендә балалар уен мәйданчыгы да булачак, - ди Миндар Әгъләмов. -Коймаларны үзебез эшли торган урында, Сургутта ук ясатып кайтардык, урнаштырдык.

Чирмешәндәге әлеге, район үзәгендә булачак икенче мәчетне быел ачарга планлаштыралар. Монда эшләячәк имамны конкурс нигезендә сайлап алганнар, ул Чирмешәндә Әгъләмовлар сатып алган мәһабәт йортта яшиячәк.

...Миллион сумлык люстраның гүзәллеген соңрак бәяләрбез, тузан кунмасын өчен, әлегә аны төреп, каплап куйганнар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев