Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә телефоннар “сөйләшмәде“

Бу атнада район үзәгенең төньяк өлешендә элемтә өзелде: телефоннар эшләмәде, интернетка тоташып булмады. Кайберәүләр телевидение тапшыруларын карый алмады. Моның сәбәбе нидә икән? Бу сорауга район электр элемтәсе челтәрләре җитәкчесе Рамил Моратшин болай дип җавап бирде: -Әйе, Чирмешәннең төньяк һәм төньяк-көнчыгышындагы кайбер урамнарында яшәүче абонентларыбызны берничә көнгә элемтәдән өзеп торырга туры...

Бу атнада район үзәгенең төньяк өлешендә элемтә өзелде: телефоннар эшләмәде, интернетка тоташып булмады. Кайберәүләр телевидение тапшыруларын карый алмады. Моның сәбәбе нидә икән?

Бу сорауга район электр элемтәсе челтәрләре җитәкчесе Рамил Моратшин болай дип җавап бирде:
-Әйе, Чирмешәннең төньяк һәм төньяк-көнчыгышындагы кайбер урамнарында яшәүче абонентларыбызны берничә көнгә элемтәдән өзеп торырга туры килде. Бу хакта без аларны телефон аша кисәтеп тә куйган идек. Элемтә булмауның сәбәбе җиһазлар алыштыру белән бәйле. Аның өчен, гади генә әйткәндә, һәр абонентны системадан ычкындырып, аннан янә тоташтырырга кирәк иде. Уңайсызлыклар китергән өчен райондашларыбыздан гафу үтенәбез.
Җиһаз алыштыру исә киләчәктә SIP - телефон, сыйфатлы, тиз эшләүче яңалык кертү белән бәйле иде. Әлеге элемтә интернет модемы аша гына эшләячәк, аның өчен зур станцияләр дә кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан