Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә сөт сатучылар бар әле

Анатолий Никонов инде 15 ел үз аты белән Чирмешәндә шәхси хуҗалыклардан сөт җыеп, кабул итү пунктына тапшыра. - Элек һәр йортта диярлек савым сыеры бар иде. Ул вакытта мин Амур ягында яшәүчеләрдән генә сөт җый-дым, - ди ул. - Маллар саны нык кимегәч, хәзер бөтен Чирмешән буенча үтәм. Күп еллар...

Анатолий Никонов инде 15 ел үз аты белән Чирмешәндә шәхси хуҗалыклардан сөт җыеп, кабул итү пунктына тапшыра.

- Элек һәр йортта диярлек савым сыеры бар иде. Ул вакытта мин Амур ягында яшәүчеләрдән генә сөт җый-дым, - ди ул. - Маллар саны нык кимегәч, хәзер бөтен Чирмешән буенча үтәм.
Күп еллар элек, А. Никонов үзе әйтүенчә, Амур ягында яшәүчеләр генә дә көнгә уртача 400 килограмм сөт тапшырганнар, бүген - көзге вакытта Чирмешәннән барлыгы 160 килограмм сөт туп­лана. Җәй көннәрендә 20ләп йорттан тулаем 200 килограмм сөт җыела.
Шәхси хуҗалыклар бе­­лән сентябрь ае өчен генә исәп-хисап ясал­ган.
- Сөтнең сатып алу бәясе бик түбән, инде ничә ел ул бер дәрәҗәдә тора, ә азык-ка чыгымнар гел арта бара, - ди өч баш сыер асрап, көнгә 20шәр килограмм сөт тапшыручы Сараф Бабаев. - Моңа карап кына, бер өйрәнгәч, сыерны бетереп булмый инде, үзебездән артканын сатып, гаилә бюджетына бераз керем аласың.
Флера Әбдерәзәкова, Ганҗә Хөсәеновалар да сөтлебикәләр асрыйлар. Алар да һәр көнне сөт җыючы килгәнен көтеп алалар, 15-20 килограмм сөт тапшыралар.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined шәхси хуҗалыкларда