Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә милли проблемалар турында сөйләштеләр

Район үзәк китапханәсендә рус милли - мәдәни берләшмәсе активистлары оештырган "түгәрәк өстәл" әлеге төбәк оешмасының биш еллыгына багышланды. Әлеге чарада башка милләт вәкилләре дә катнашты. Якташларыбыз район халыкларының мәдәниятен саклау, халыкара дуслыкны ныгыту, туган телне саклау һәм үстерү буенча эшчәнлек, милли бәйрәмнәр турында фикер алыштылар. -Кызганыч, бүген башка милләтләр кебек...

Район үзәк китапханәсендә рус милли - мәдәни берләшмәсе активистлары оештырган "түгәрәк өстәл" әлеге төбәк оешмасының биш еллыгына багышланды.


Әлеге чарада башка милләт вәкилләре дә катнашты. Якташларыбыз район халыкларының мәдәниятен саклау, халыкара дуслыкны ныгыту, туган телне саклау һәм үстерү буенча эшчәнлек, милли бәйрәмнәр турында фикер алыштылар.

-Кызганыч, бүген башка милләтләр кебек үк, рус халкының да тел проблемасы бар, - ди рус милли -мәдәни берләшмәсенең район бүлекчәсе җитәкчесе Владимир Островский. - Без үз "тамырларыбызны" югалтабыз. Балалар, яшьләр белән активрак эшләргә кирәк. Иҗтимагый оешма буларак халык белән актив эшләргә, төрле милли чаралар оештырырга, аларга якташларыбызны активрак җәлеп итәргә тиешбез.

Яңа Чишмәдән килгән " ТР рус милли-мәдәни берләшмәсе" бүлекчәсе җитәкчесе Михаил Демидов бу өлкәдә аларда эшнең ничек оештырылуы турында сөйләде.

Мәдәният бүлеге начальнигы Ольга Маркова билгеләп үткәнчә, район үзәгендә бик күп чаралар үткәрелә, алар арасында милли гореф-гадәтләрне саклауга юнәлдерелгәннәре дә аз түгел. Авылларда милли ансамбльләр оешкан, алар республикакүләм төбәк бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Район мәдәният йорты каршында рус театры оештыру планы да бар икән.

Очрашуда катнашучылар, район үзәгендә оештырыла торган чаралар турында мәгълүмат урнаштыру өчен белдерүләр тактасы булмавы, концертлар, башка төрле чаралар хакында хәбәрләрнең җитмәве турында да сүз кузгаттылар. Якын арада район үзәгендә Халыклар дуслыгы йорты ачылырга тиеш, димәк киләчәктә милли мәсьәләләр буенча эш тагын да активлашыр дип көтелә.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәндә милли проблемалар турында сөйләштеләр