Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә коронавируска каршы вакцина бар

Район үзәк хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә, быел бер якташыбыз “COVID-19” йоктырган, узган елны мондый диагноз 54 кешегә куелган булган.

1 – 18 гыйнвар көннәрендә районда больницадан тыш пневмония белән авыруның җиде очрагын ачыклаганнар.

Әлмәт үзәк хастаханәсе бездән быел бер кеше стационар дәвалануга күчерелгән.

Чирмешән үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина әйтүенчә, районга коронавируска каршы 13495 комплект вакцина кайткан, 12326 кеше прививка ясаткан. Вакцина җитәрлек күләмдә. COVID-19дан прививканы район хастаханәсендә генә түгел, авыл фельдшер-акушерлык пунктларында да ясатып була.

-Соңгы вакытта “омикрон” турында күп сөйлиләр, - ди Лилия Мортазина. – Кызганыч, ул инде Татарстанда да бар. Беренче симптомнары буенча әлеге вирус гадәти салкын тиюгә охшаш. “Омикрон” штаммы йогышлырак, тиз тарала. Авыру башланганда тән температурасы күтәрелә, баш авырта, тән сызлый. Мондый очракта тәүлегенә, кимендә, 2 литр сыеклык эчәргә, даими рәвештә температураны тикшерергә һәм аны төшерә торган дарулар – ибупрофен, парацетамол эчәргә кирәк. Шушы билгеләр узмаса, әлбәттә, табибка күренү сорала. Шулай ук тамакны микробларга һәм ялкынсынуга каршы препаратлар белән чайкарга киңәш итә. Шифалы үләннәрдән ясалган төнәтмәләр яки хлоргексидин да бик нәтиҗәле.

Гади гигиена кагыйдәләрен дә онытмаска кирәк. Кулларны, битне ешрак юарга, өйне җыештырып, җилләтеп торырга, чиста сөлгеләрдән файдаланырга киңәш ителә. Вирус йоктырган очракта, өйдә калырга кирәк.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев