Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә инвалидлар җәмгыятенә керү ансатлаша

Мәрхәмәтлелек атнасында район инвалидлар җәмгыяте бинасына төзүчеләр килде - "Чирмешән коммуналь төзелеш предприятие"се осталары монда капиталь ремонтка тотынды. Төзүчеләр бинаны тулысынча үзгәртеп ясарга җыена. Биредә су үткәргеч, канализация челтәрләре сузып санузел ясау да планга кертелгән. Мөмкинлекләре чикле кешеләргә дә бинага керү ансатлашачак - "Каршылыксыз мохит" программасы буенча пандуслар ясалачак. Осталар...

Мәрхәмәтлелек атнасында район инвалидлар җәмгыяте бинасына төзүчеләр килде - "Чирмешән коммуналь төзелеш предприятие"се осталары монда капиталь ремонтка тотынды.

Төзүчеләр бинаны тулысынча үзгәртеп ясарга җыена. Биредә су үткәргеч, канализация челтәрләре сузып санузел ясау да планга кертелгән. Мөмкинлекләре чикле кешеләргә дә бинага керү ансатлашачак - "Каршылыксыз мохит" программасы буенча пандуслар ясалачак. Осталар электр үткәргечләрен яңарту эшенә керешкән дә, шулай ук җылылык үткәргечләр дә алмаштырылачак, түшәм, идән, стеналар - барысы да яңа төс алачак.

Сүз уңаеннан: төзүчеләр җәмгыятнең эшенә комачауламый, ремонт эшләрен бүлмәләрдә чиратлап алып баралар, гозере төшүчеләр шул ук адрес буенча килә ала.

Безнең сайтта укыгыз:

37 ел күрешмәгән әфганчылар Чирмешәндә очрашты

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17362

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Безнең районда ансатлаша инвалидлар җәмгыятенә керү