Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә егетләргә һәм кызларга паспорт бирделәр

14 яшь тулган 41 райондашыбызга тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар. Мондый чараның 9 май - Җиңү көне алдыннан мемориаль үзәктә оештырылуы тирән мәгънәгә ия. Әүвәл биредә яшүсмерләр һәм аларның әти - әниләре өчен экскурсия оештырдылар, үзәк хезмәткәрләре балаларны танылган якташларыбыз белән таныштырдылар, район халкының Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләделәр. -Шундый көннәрдә...

14 яшь тулган 41 райондашыбызга тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар.

Мондый чараның 9 май - Җиңү көне алдыннан мемориаль үзәктә оештырылуы тирән мәгънәгә ия. Әүвәл биредә яшүсмерләр һәм аларның әти - әниләре өчен экскурсия оештырдылар, үзәк хезмәткәрләре балаларны танылган якташларыбыз белән таныштырдылар, район халкының Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләделәр.
-Шундый көннәрдә нәкъ мемориаль үзәктә паспорт алу аеруча дулкынландыргыч мизгел. Сезнең күңелләрдә бу вакыйга озак сакланыр дип уйлыйм. Республикабызның, районыбызның лаеклы шәхесләре булып калуыгызны телим, - диде әлеге мөһим документны укучыларга тапшырган муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова.
Лашман мәктәбенең 8 класс укучысы Элиза Гыйльманова да бу көнне көтеп алган.
-Кулга беренче тапкыр паспорт алу күңелдә дулкынлану уята, -ди ул.- Кешенең шәхесен раслаучы документка хуҗа булуны олы тормыш юлына аяк басу дип кабул итәбез.
РФ Федераль миграция хезмәте идарәсенең Чирмешән районындагы территориаль пункты начальнигы Наилә Мәссарова әйтүенчә, ел башыннан бирле 80 егеткә һәм кызга Россия гражданинының төп документын - паспорт биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы паспорт Федераль миграция хезмәте

2
X