Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 27 апрель 2016 яңалыклары

    • 27 апрель 2016 - 13:01
      Район фестивалендә җиңүчеләр
      Чирмешән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган авыл мәдәният йортлары, район үзәге оешмалары һәм учреждениеләренең үзешчән сәнгать коллективлары арасында уздырылган "Туган як җәүһәрләре" - "Жемчужины родного края" халык иҗатының район фестивале йомгаклары турында карар кабул итте. "Туган як җәүһәрләре" - "Жемчужины родного края" халык иҗатының район...
      0
      0
      0
    • 27 апрель 2016 - 12:45
      Пылау пешерү рецепты
      500-600 г дөге; 400 г ит; урта зурлыктагы 3-4 баш суган; урта зурлыктагы 5-6 кишер; зира, кинза орлыклары; кайнаган су; тоз. Эш тәртибе: Казанны кыздырып, май салабыз. Суганны юка гына итеп ярым боҗраларга турап, көчле утта алтынсу төскә кергәнче кызартабыз. Аннары туралган ит салып кыздырабыз һәм өстенә киледә уылган зира...
      1386
      0
      0
    • 27 апрель 2016 - 11:53
      Чирмешәндә егетләргә һәм кызларга паспорт бирделәр
      14 яшь тулган 41 райондашыбызга тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар. Мондый чараның 9 май - Җиңү көне алдыннан мемориаль үзәктә оештырылуы тирән мәгънәгә ия. Әүвәл биредә яшүсмерләр һәм аларның әти - әниләре өчен экскурсия оештырдылар, үзәк хезмәткәрләре балаларны танылган якташларыбыз белән таныштырдылар, район халкының Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләделәр. -Шундый көннәрдә...
      706
      0
      0
    • 27 апрель 2016 - 09:57
      Авылдашлар ярдәме белән Бәркәтә мәчетенә ремонт ясалды
      Санаулы көннәр эчендә Бәркәтә мәчетенең түбәсе яңартып ябылды, нигезләре җылытылды. Бу эшне оештыруда мәчет имамы Дамир Ринатдин, Хәнфәт Сафиуллин, Минвәли Садриев, Исмәгыйль Кәримов башлап йөрделәр. Миндар Мостафин җитәкчелегендә, Минсәгыйт Мостафин, Илнар, Ленар, Раил Кашапов билгеләнгән ремонт-яңарту эшләрен тиз һәм сыйфатлы башкардылар. Матди яктан булышучылар да үзебезнең игелекле якташлар: Рифкать Мотыйгуллин,...
      775
      0
      0
    • 27 апрель 2016 - 08:00
      Татарстанда тагын бер укучы үз-үзенә кул салган
      Фаҗига Балтач районы Норма авылында булган. 15 яшьлек үсмер малай үз-үзенә кул салган. Әле күптән түгел генә шушыңа охшаш хәл Кукмара районында да булган иде. Анысында гомерен чикләүче үсмернең мәктәптә имтиханнар белән проблемалары да булган, дип сөйләделәр. Ә 24 апрельдә гомере өзелгән, Норма урта мәктәбенең 8 нче сыйныфында укыган малайның...
      562
      0
      0
    • 27 апрель 2016 - 07:34
      Чирмешән районында чәчүне тизләтү кирәк
      Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 390 гектарда орлыклар җир куенына салынган (тиешленең 1 проценты). Бүген җирләрне тырмалау белән беррәттән, чәчү темпын да тизләтергә кирәк. Әлегә, башкалар белән чагыштырганда, "Чирмешән АГРО", "Сөлчә", "Авангард" хуҗалыкларында агрегатлар җитештерүчәнрәк эшли. "Лениногорск Агрофирмасы"нда темп югары, бу җәмгыятьтә күпьеллык үләннәрне, уҗым культураларын тукландыруны төгәлләделәр, җирләрнең 60 процентка...
      624
      0
      0
    • 27 апрель 2016 - 06:21
      Чирмешән районы егетләре контракт буенча хезмәтне сайлый
      ТР Хәрби комиссариатының район бүлеге 2016 елда 14 ир-атны контракт буенча хәрби хезмәткә җибәрергә тиеш. 2015 елда 8 райондашыбыз килешү буенча шундый хезмәткә киткән. Быел инде ике райондашыбыз контракт нигезендә Ватанны сакларга киткән, икесе дә Иске Кади авыл җирлегеннән. Тагын ике яшь кеше (Чирмешән, Туймәт) документлар әзерли, медицина комиссиясе үтә....
      693
      0
      0
    Реклама