Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә быел аракы белән агуланган ике кешенең гомере чикләнгән

Агымдагы елның узган унбер аенда район үзәк больницасында алкоголь белән агулануның сигез очрагы теркәлгән, шуларның икесе кеше үлеменә китергән. Больницаның наркологик кабинетында исәптә торучы 166 кешенең 137се хроник алкоголизм диагнозы белән, тагын 16 кеше спиртлы эчемлекләрне күп кулланучылар буларак профилактик исәпкә алынган. Хокук бозуларны кисәтү буенча район комиссиясе утырышында чыгыш...

Агымдагы елның узган унбер аенда район үзәк больницасында алкоголь белән агулануның сигез очрагы теркәлгән, шуларның икесе кеше үлеменә китергән.

Больницаның наркологик кабинетында исәптә торучы 166 кешенең 137се хроник алкоголизм диагнозы белән, тагын 16 кеше спиртлы эчемлекләрне күп кулланучылар буларак профилактик исәпкә алынган.
Хокук бозуларны кисәтү буенча район комиссиясе утырышында чыгыш ясаган врач - психиатр - нарколог Лилия Фәсхетдинова шундый саннар китерде.
Профилактик чаралар уздыру максатыннан, исәптә торучыларны психиатр - нарколог гел тикшереп тора, алар белән тернәкләндерү чаралары, әңгәмәләр үткәрәләр.
Быел район территориясендә 174 җинаять теркәлгән, ягъни узган ел белән чагыштырганда 33,8 процентка күбрәк.
Полиция начальнигы вазыйфаларын башкаручының урынбасары Самат Хәйруллин әйтүенчә, полиция хезмәткәрләре җинаятьләрне кисәтү һәм булдырмау буенча күләмле эш башкаралар. Әмма аның нәтиҗәсе булсын өчен авыл үзидарә органнары һәм башка оешмалар белән тыгыз элемтәдә эшләү сорала.
Район территориясендә җәмәгать тәртибен саклау өчен халык дружинасы булдырылган. Район оешмалары һәм учреждениеләре белән берлектә ял көннәрендә район үзәгендә кизү торалар.
Быел, шөкер, район территориясендә террористик актлар һәм гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән.
Авылларда үткән халык җыеннарында хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә катнашалар, чыгыш ясыйлар.
РФ Миграция хезмәтенең Чирмешән районындагы территориаль пункты начальнигы Наилә Мәссарова әлеге утырышта район территориясендәге миграция хәле белән таныштырды. Агымдагы елда чит ил гражданнары тарафыннан безнең районда бер генә җинаять теркәлгән. Әмма бу өлкәдә дә максатчан эш алып бару заурур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан полиция аракы нарколог