Чирмешәндә быел аракы белән агуланган ике кешенең гомере чикләнгән
Агымдагы елның узган унбер аенда район үзәк больницасында алкоголь белән агулануның сигез очрагы теркәлгән, шуларның икесе кеше үлеменә китергән.
Больницаның наркологик кабинетында исәптә торучы 166 кешенең 137се хроник алкоголизм диагнозы белән, тагын 16 кеше спиртлы эчемлекләрне күп кулланучылар буларак профилактик исәпкә алынган.
Хокук бозуларны кисәтү буенча район комиссиясе утырышында чыгыш...