Чирмешәндә “Безнең ишегалды” программасы нигезендә 6 ишегалды төзекләндереләчәк
Безнең районда

Чирмешәндә “Безнең ишегалды” программасы нигезендә 6 ишегалды төзекләндереләчәк

Коронавируска бәйле вәзгыять, әлеге республика программасында да каралган планнарны үзгәрткән.

 

- 2020 нче елда бу программа нигезендә район үзәгендә Совет урамындагы 36, 38, 40, 42, 44, 48 нче йортларның ишегалларын төзекләндерергә планлаштырабыз, - ди “Чирмешән” торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов. –Хәзер ремонт ясауга проект-смета документлары эшләнә.

 

Сүз уңаеннан, әлеге республика программасы әүвәл өч елга исәпләнгән иде, хәзер инде ул биш елга сузылачак.

Фото: автор.


Нет комментариев