Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә ачылачак яшүсмерләр клубында дистәләгән түгәрәк эшләячәк

Район үзәгендә “Яшьтәш” яшүсмерләр клубын август аенда ачарга планлыйлар.

-Элеккеге МСО бинасын үзгәртеп, капиталь ремонт ясауга 17 миллион сумнан артыграк акча каралган, - ди район яшьләр сәясәте бүлеге начальнигының төзелеш эшләре буенча урынбасары Җәүдәт Мотыйгуллин. – Яшүсмерләр клубында планлаганнарның 70 проценты башкарылды. Биредә һәр көнне икешәр бригада эшли. Җиһазларга һәм эш коралларына заказ бирелде.

Төзүчеләр бинаны үзгәртеп коруга гыйнвар аенда  керештеләр, булачак клубның түбәсен яңартып яптылар, бинаны керамо-гранит плитәләр белән тышладылар. Биредә эш ахырына якынлаша дияргә дә мөмкин. Пластик тәрәзәләр урнаштырылган, электр һәм җылылык үткәргечләр яңартылган, су һәм канализация челтәрләре ясалган, түшәмнәр һәм стеналар шомарган, инде буяу, бизәкләү эшләре бара. Бер бригада бүлмәара һәм керү юлында ишекләр урнаштыра. Идәннәр бетонланган, плитә ябыштырасы гына калган.

Яшүсмерләр клубында 7 яшьтән 14 яшькәчә 280ләп бала шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылачак. Биредә чүлмәкчелек, агач һәм керамика эшләре, тиредән төрле әйберләр ясау, рәсем сәнгате, робототехника түгәрәкләре, раритет техникаларны реставрацияләү мастерское, декоратив эшләнмәләр ясау, чигү һәм кием тегү дизайн-студиясе булачак.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев