Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә "112" хезмәте ярдәмгә әзер

Гыйнвар аенда районның бердәм кизү - диспетчерлык хезмәтенә 42 хәбәр кергән. "112" ашыгыч хезмәт системасына шалтыратучылар еш кына полиция, ашыгыч ярдәме, янгын куркынычсызлыгы хезмәтенә мохтаҗ булучылар. Ләкин квартирда ут сүнсә, суүткәргеч яки канализация ватылса, су булмаса, газ миче эшләмәсә, төрле белешмә алу өчен дә бу номерга мөрәҗәгать итүчеләр бар. -Күптән...

Гыйнвар аенда районның бердәм кизү - диспетчерлык хезмәтенә 42 хәбәр кергән. "112" ашыгыч хезмәт системасына шалтыратучылар еш кына полиция, ашыгыч ярдәме, янгын куркынычсызлыгы хезмәтенә мохтаҗ булучылар. Ләкин квартирда ут сүнсә, суүткәргеч яки канализация ватылса, су булмаса, газ миче эшләмәсә, төрле белешмә алу өчен дә бу номерга мөрәҗәгать итүчеләр бар.


-Күптән түгел генә бер ир-егет шалтырата. "Мин Лениногорскидан кайтам. Юлда буран, юл билгеләре күренми, кар ябышкан", - ди. Билгеле, хәбәр кергәч, без юлчыларга шалтыраттык... Кызганычка каршы, халык безнең хезмәтнең функциясен аңлап бетерми, - ди районда әлеге хезмәтне җитәклүче Мәдинә Чанышева. -"112" телефонына бары тик ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ булсагыз, тормышыгызга, сәламәтлегегезгә, мөлкәтегезгә яки әйләнә-тирә мохиткә куркыныч янаганда гына шалтыратырга кирәк. Диспетчерлар янгын сүндерүчеләргә дә, ашыгыч ярдәмгә дә, газ хезмәтенә дә әмер бирә алмый. Хәбәр кабул ителгәч, безнең максат- аны тиешле хезмәтләргә юллау һәм үтәлешен контрольда тотарга. Моннан тыш бүген бит байтак оешмалар шәхси кулларда һәм аларның хезмәтләре түләүле икәнен дә искәртергә тиешбез.

"112" номерына шалтыраткач, үзең турында мәгълүматны әйтергә, кем белән нәрсә булуын, ашыгыч ярдәм кирәкле урынның кайдалыгын, аны ничек тизрәк табарга икәнлеген кыска һәм аңлаешлы итеп әйтергә кирәк. Оператор сорауларына да кыска һәм төгәл җавап бирергә тырышырга. Бердәм дәүләт диспетчерлык хезмәтенә шалтыратучының кайда булуларын автомат рәвештә ачыклыйлар. Ләкин кайбер чакта аның ярдәме белән дә бәхетсезлеккә очраган кешенең урынын тиз генә билгеләп булмый икән.

-Бервакыт безгә бензин ташый торган машинана йөртүчесе шалтыратты, - ди Мәдинә Чанышева. - Ул юлдан кырыйга төшеп киткән. Бензин агып чыгарга мөмкин дигәч, без аңа тизрәк ярдәм җибәрмәкче булдык. "Мин Чирмешән янында, Шенталага барам", - ди. Безнең машиналар Шентала ягына киттеләр, ә ул Казан ягыннан Чирмешәнгә алып керүче юлда икән. Эзләп йөреп, күпме вакыт сарыф ителде.

"112" номеры буенча стационар яисә кесә телефоныннан да (симкасы булмаган очракта да) шалтыратырга мөмкин, моның өчен код номерын җыярга кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined ярдәм итү 112 хезмәте