Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән үзәк больницасы поликлиникасында капиталь ремонтка керешәләр

Район үзәк больницасы поликлиникасында һәм хатын-кызлар консультациясе бүлегендә бик тиздән капиталь ремонт башланачак. -Татарстан Республикасында поликлиникаларны яңарту буенча президент программасы кысаларында, безнең үзәк больницага 67 миллион сум акча бүлеп бирелә, - ди баш врач урынбасары Рәфис Гафуров. -Төзүчеләр беренче кварталда эшкә дә керешергә тиешләр. Монда тәрәзәләрне, җылыту, канализация, вентиляция системаларын,...

Район үзәк больницасы поликлиникасында һәм хатын-кызлар консультациясе бүлегендә бик тиздән капиталь ремонт башланачак.

-Татарстан Республикасында поликлиникаларны яңарту буенча президент программасы кысаларында, безнең үзәк больницага 67 миллион сум акча бүлеп бирелә, - ди баш врач урынбасары Рәфис Гафуров. -Төзүчеләр беренче кварталда эшкә дә керешергә тиешләр. Монда тәрәзәләрне, җылыту, канализация, вентиляция системаларын, ут һәм су үткәргечләрне алмаштыру, яңа җиһазлар (мебель) сатып алу, идән һәм стеналарны ремонтлау күздә тотыла.

-Больница җитәкчелеге ремонт вакытында поликлиникага килүчеләргә һәм медицина персоналына уңайсызлыкларны азайтырга тырышачак.

Беренчел медик-санитар ярдәмне яхшыртуны күздә тоткан республиканың икенче бер программасы буенча, Яңа Элмәле авылында модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Узган елда андый пункт Иске Элмәледә ачылган иде.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined керешәләр поликлиникасында капиталь ремонтка Чирмешән үзәк больницасы