Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән юлчылары 17 октябрьдән тәүлек әйләнәсе кизү тора

“Татавтодор”ның райондагы юл участогы кышкы сезонга әзер. Бу көннәрдә җәмгыять техникалары базага кирәк кадәрле комны ташып бетерәләр.

-17 октябрьдән бер катнаш юл машинасы (комбинированная дорожная машина) тәүлек әйләнәсе дежур тора башлады, һава торышы үзгәреп, кар төшсә, ул юлга кузгала, - ди юл участогы начальнигы Наил Котбиев. - Кыш айларында дежурга 2-3 техника билгеләнәчәк.  Алты катнаш юл машинасы, барысы да төзек, өч МТЗ тракторы,  ике төягеч, экскаватор һәм бульдозер да юлга чыгарга әзер.

Район юл участогы карамагында 285 километрдан артыграк юл. Алар райондагы трассаларны һәм авылларга алып керүче юлларны карап торалар.

Кышкы чорда юлларны кар һәм боздан чистарту өчен 10400 тонна ком-тоз катнашмасы кирәк. Юлчылар 5800 тонна катнашманы складка урнаштырганнар да. Әлеге катнашманы әзерләү өчен кирәк булган күләмдә тозны җәй айларында ук кайтарганнар. Якын көннәрдә базага, кирәк күләмдә, ком да  ташып бетәчәк.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев