Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән юл участогы янында җәяүлене таптатканнар

01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. 135нче янгын часте хезмәткәрләренә юл-транспорт һәлакәтенә чыгарга туры килгән. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсендә бер атнада 32 хәбәр теркәгән. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 7 административ беркетмә төзегәннәр. Район юлларында 5 юл-транспорт вакыйгасы булган, 4се - материаль зыян белән берсендә - кеше гомере өзелгән (Чирмешән...

01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. 135нче янгын часте хезмәткәрләренә юл-транспорт һәлакәтенә чыгарга туры килгән.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсендә бер атнада 32 хәбәр теркәгән.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 7 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында 5 юл-транспорт вакыйгасы булган, 4се - материаль зыян белән берсендә - кеше гомере өзелгән (Чирмешән юл участогы янында җәяүлене таптатканнар).

Узган атнада юл йөрү кагыйдәләрен бозган 85 кеше ачыкланган.

"Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятенең "Туймәт" бүлекчәсе ферма территориясеннән билгесез кешеләр һәрберсе 400 сумлык 44 тимер кечкенә капка һәм 18 мең 420 сумлык 40 метр тимер койма урлаганнар. Бу эш буенча җинаять эше кузгатылгган.

Дзержинский урамында урнашкан "Магнит" кибетеннән, билгесез кеше азык-төлек урлаган.

03 Үткән атна ялларында ашыгыч медицина ярдәменә тәүлегенә уртача 12 чакырту кергән.

Фельдшер Гөлнур Әхмәтҗанова сүзләре буенча, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 4 кешедә ОРВИ ачыкланган, 2 кеше көнкүрештә җәрәхәт алган, бер кеше алкогольле эчемлек белән агуланган. Хроник авырулар янына да еш барырга туры килгән.

04 Газ хезмәте слесарьләре узган атнада 35 заявка үтәгәннәр, барысы да газ мичләрен һәм плитәләрне көйләү, төзәтү белән бәйле.

Безнең сайтта укыгыз: http://Яңа ел бүләге сайлаганда истә тотарга кирәкле 5 КИҢӘШ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined