Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укучыларының имтихан нәтиҗәләре былтыргыдан яхшырак

Уку елы күптән тәмамланды. Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре узды. Барлык имтиханнарның да нәтиҗәләре билгеле. Димәк, укытучыларга да эшкә йомгак ясарга, киләчәккә бурычлар билгеләргә вакыт җиткән.

Район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова, әйтүенчә, быелгы нәтиҗәләр, узган ел белән чагыштырганда, сөендерә, хәтта, инглиз теле буенча район күрсәткече республикада иң югары, уртача балл - 94 (республикада 79).

 

Башка фәннәр буенча да безнең укучылар сынатмаган. Күпчелек фәннәрдән уртача баллар республиканыкыннан да яхшырак. Әйтик, математика нәтиҗәләре (уртача баллар) үткән ел белән чагыштырганда шактый күтәрелгән, былтыр 52,27 балл булса, быел – 62,1, республикада – 61, 47. Алты райондашыбыз математикадан 80нән югары балл туплаган.

Тарихтан район укучыларының уртача баллары 75,4 балл (2020 елда 65,33 булган), ике якташыбыз 80нән югарырак балл җыйганнар, республикада әлеге фән буенча уртача балл - 61,67.  Җәмгыять белеменнән  9 укучының баллары 80дән югары, уртача билге - 64, 32 балл (былтыр -60,04), республика күрсәткече – 61,62.

Шулай ук, әдәбияттан, географиядән, информатикадан, физикадан да район күрсәткечләре республиканыкыннан караганда яхшырак.

Югары баллар җыйган укучыларның күбесе Чирмешән лицеенда, беренче Чирмешән мәктәбендә, Ульяновка, Күтәмә, Иске Кади, Бәркәтә, Лашман, икенче Чирмешән мәктәпләрендә белем алганнар.

-Бу укучыларның үзләренә, аларны әзерләгән укытучыларга, мәктәп җитәкчеләренә, аларның урынбасарларына, әти-әниләренә рәхмәттән башка сүз юк, - диде Ольга Владимировна. – Әмма, уңышка ирешүгә караганда, аны саклап калу авыр. Шуңа да безнең бурычыбыз - алдагы елларда да ирешелгәннәрдән артка чигенмәскә, тырышып эшләргә, яңа алымнар файдаланырга, үзебезнең дә белемебезне арттырырга, квалификациябезне күтәрергә.

Кадрия Гамирова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев