Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укучылары мәктәп белән хушлашты

Бүген районда урта мәктәпне тәмамлаучы 124 егет һәм кызга, шулай ук 9 сыйныфта белем алган 236 укучыга “соңгы кыңгырау” чыңлады.

Бәйрәм гадәти булмаган режимда – социаль челтәрләр аша, онлайн-форматта узды, ул туры эфирда сәгать 9да башланды.

Мәктәпләр алдан әзерләгән видео язмаларын төрле челтәрләрдә (ВКонтакте, Инстаграм, Ютуб, Зум) урнаштырдылар. Бу бәйрәм белән кызыксынучылар аны туры эфирда да карады, язмаларны да карый алалар.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Марковаларның видеокотлауларын район мәгариф бүлегенең Инстаграм битендә күрергә һәм тыңларга була.

Ильяс Шәйхетдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев