Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районының Утыз Имән авылында 28 яшьлек егет батып үлгән

    Утыз Имәндә яшәгән 28 яшьлек егетнең авыл буасында гомере өзелгән.

    Районның 135 нче  янгын-коткару частеннан һәм бердәм диспетчерлык хезмәтеннән  хәбәр итүләренчә, бичара кичке уннарда балыкка дип киткән һәм кире кайтмаган. Икенче көнне аның шәхси әйберләре яр буенда табыла. Егетнең үле гәүдәсен Лениногорск шәһәреннән килгән водолазлар ике метр тирәнлектән табып алганнар.

    Бик кызганыч хәл, мәрхүмнең якыннарына, туганнарына Ходай сабырлык, түземлек бирсен.

    Фото: Фәрит Яруллин.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: