Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының иң өлкән кешесе “Поле Чудес”ны да яратып карый

Районның иң өлкән кешесе Мәдхия әби Сәлахова Кара Чишмә авылында гомер итә. Ходай язса, быел аңа 100 яшь тулачак.

Ул 1920 нче елның 2 декабрендә ишле гаиләде дөньяга килгән. Бүген дүрт баладан ул гына исән. Гомере буе колхозда эшләгән. Авылдашы, сугыш инвалиды Минталип бабай белән дүрт бала үстергәннәр. Кызганыч, алар нибары 15 ел гына бергә яшәп калалар, сугыш яралары фронтовикның гомерен нык кыстарта. Мәдхия әби 38 яшендә тол кала, дүрт баласын үзе аякка бастыра. Ана хәсрәте дә кичергән, ике баласының үлемен күрергә, аларны соңгы юлга озатырга туры килгән.

Бүген ул улы Җәүдәт, килене Мәдинә тәрбиясендә яши.

-Аллага шөкер, әни аякта йөреп тора, - ди килене Мәдинә апа. – Әле урамны еш әйләнеп кайта, күршеләргә, туганнарыбызга кереп тә хәлләрен белешеп чыга иде. Бу көннәрдә бераз аягын да авырттырды, аннан соң бу коронавирус чиреннән дә куркып, хәзер бик чыгып йөрмә инде, дидек.

Аларның бергә, килен – кайнана булып яшәүләренә быел 50 ел була икән.

-Әни әйткәнчә: “Сельсоветка бармадык, урамга чыкмадык”, - дип куйды гомере буе фельдшер булып эшләгән Мәдинә апа.

Олы яшенә карамастан, Мәдхия әбинең исәнлеге, күз тимәсен, әле Аллага шөкер, ишетә, күрә. Зиһеннән дә зарланмый, килеп – китүчеләрне таный. Әби бик аралашучан икән, сөйләшергә ярата. Дөрес, бер гасыр гомер иткән кешенең сөйләр сүзе дә бардыр.

-Әни намазны да калдырмый, - ди тиздән үзе дә 75 яшен тутыручы Мәдинә апа. – Телевизор да карый, а0еруча “Башваткыч”ны ярата, “Поле чудес”, “Җырлыйк әле” тапшыруларын да үз итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев